Үрнәк эшчәнлек һәм иң яхшы күрсәткечләр өчен

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы ДОСААФының региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе республика советы идарәсе карары нигезендә Минзәлә автомәктәбе ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н.Г.Столяров исемендәге Күчмә вымпел белән бүләкләнде.

ТР ДОСААФының Минзәлә автомәктәбе на­чальнигы Сергей Топоров коллективның эшчәнлеге һәм ничек итеп күчмә вымпел алуга ирешүләре турында түбәндәгеләрне сөйләде.

– Минзәлә автомәктә- бенең төп юнәлеше – РФ Кораллы Көчләре һәм халык хуҗалыгы өчен “С” категорияле маши­на йөртүчеләр әзерләү. Кораллы Көчләргә бел- гечләр әзерләү өчен ре­спублика хәрби комис­сариаты тарафыннан бирелгән планны тулы­сынча үтәп киләбез. Ту­лаем алганда, безнең автомәктәп бөтен төр категориядәге машина йөртүчеләрне дә әзерләү белән шөгыльләнә.

Бүгенге көндә укыту- матди базасы укыту оеш­маларына карата куел­ган барлык таләпләргә җавап бирә. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча өч, автомобиль төзелеше бу­енча өчәр сыйныф бар, юл-транспорт хәрәкәте вакытында беренче ярдәм күрсәтү, гомумгаскәр әзерлеге буенча клас­слар, компьютерлар клас­сы, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү класслары, тир, машина йөртүчеләргә инструктаж үткәрү өчен дә класслар бар.

Автопарк 10 җиңел, 5 йөк автомобилен, бер ав­тобусны һәм бер МТЗ-80 т р а к т о р - э к с к а в а т о р ы н берләштерә.

57 ел эчендә мәктәбе- без 42 меңнән артык төрле категориядәге машина йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. Аны тәмамлап чыгучылар безнең район­да гына түгел, районнан читтә дә уңышлы эшләп йөриләр.

Занятиеләрдә теоретик белем алу процессында гомуми гаскәр әзерлеге буенча да белем бирелә. Стройда йөрү һәм фи­зик әзерлек бүлекләре шундыйлардан. Эше­без курсантларга хәрби бурычларын үтәргә яхшы әзерлек бирүгә юнәлдерелгән. Укыту про­цессы белән беррәттән, хәрби-патриотик тәрбия дә игътибар үзәгендә. Безнең РОСТО (ДОСА­АФ) автомәктәбе, “Ве­ста” яшьләр үзәге белән берлектә, район хакимия­те һәм ветераннар советы булышлыгы белән шәһәр һәм сигез авыл җирлеге буенча “Хәтер вахтасы, каһарманнар эзе буйлап” дигән инде традициягә әверелеп баручы авто- узышны быел да үткәрде. Аның чираттагысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ба­гышланды.

Автомәктәп юл хәрәкәте иминлеге буенча ЮХИДИ бүлекчәсе белән актив элемтәдә тора. Машина йөртүчеләр дисципли­насын тикшерү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау буен­ча (әйтик, “Автоледи”, “Автосыйныфның иң яхшы укучысы” конкурслары) уртак чаралар үткәрелә. Автомобиль мәктәбендә “Спутник” картинг-клу­бы эшли. Хәзерге ва­кытта секциядә район урта мәктәпләреннән 9-13 яшьлек 14 укучы шөгыльләнә.

Автомәктәп коллекти­вында эшлекле атмосфе­ра, Кораллы Көчләр һәм халык хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү бу­енча җиткерелгән зада­ние ел саен үтәлеп килә, кадрлар составы тотрык- лылыгы белән аерылып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International