Минзәлә районы үзенең көрәшчеләре белән бөтен республикага танылган. Бүгенге көндә 46 район арасында татар- башкорт милли көрәше буенча безнең район 9 нчы урынны алып тора. Күптән түгел, Чебоксар шәһәрендә узган татар-башкорт милли көрәше буенча Россия чемпионатында Минзәлә егете Данис Гәрәевнең чемпион булып кайтуы да шушы рейтингта югары баскычта булуыбызга өлеш кертте.
Беренче графа – савымчының исем-фамилиясе, икенче – шул савымчы эшләгән ферма исеме, өченче – савымчының 2015 елның беренче яртыеллыгында сауган сөте (центнерларда), дүртенче – 6 айга бер сыерга исәпләгәндә сауган сөте (килограммнарда)
Югары Тәкермән авылында “Вамин” чорында башланган “Органик Групп” хакимлек иткән көннәрдә 400 баш яшь маллар һәм таналарга исәпләнгән өр-яңа корпус сафка басты.
Моннан бер ай элек Кругловлар гаиләсе социаль ипотека программасы буенча яңа төзелгән йортларның берсендә яши башлады.
Машинадагы иң таушала торган урын – ул электр чыбыгы. Ул теләсә кайсы вакытта эштән чыгарга һәм янып китәргә мөмкин, чөнки чыбык даими рәвештә көчәнеш астында була.
Һәр айның соңгы якшәмбесендә Әтрәкле авылында ярминкә оештырылуын онытмадыгызмы? Ярминкәнең чираттагысы 26 июль көнне иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Анда авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продук- цияләрен дә, кул эшләнмәләрен дә сата ала.
Футбол буенча Татарстан беренчелегенә булган чираттагы уенда, вәгъдә иткәнчә, безнең футболчылар җиңү яулады.
Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендәге халык телендә “черная общага” дип йөртелгән тулай торак урынында хәзер өч катлы йорт төзелеше бара. Аның подрядчысы – Олег Ильин җитәкчелегендәге “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы.