Көрәшчеләр кавеменнән

2015 елның 24 июле, җомга

Минзәлә районы үзенең көрәшчеләре белән бөтен республикага танылган. Бүгенге көндә 46 район арасында татар- башкорт милли көрәше буенча безнең район 9 нчы урынны алып тора. Күптән түгел, Чебоксар шәһәрендә узган татар-башкорт милли көрәше буенча Россия чемпионатында Минзәлә егете Данис Гәрәевнең чемпион булып кайтуы да шушы рейтингта югары баскычта булуыбызга өлеш кертте.

Фәнияр Гәрәев, татар-баш­корт милли көрәш буенча тре­нер:

– Данис беренче ярышта 6 яшендә катнашты. Яшь- тәшләренә карата үлчәү категориясендә авыррак бул­ганга, бик еш аңа олырак ма­лайлар белән көрәшергә туры килә. Беренче өч елны Данис җиңелеп кайтса да, күңелен төшермәде. Җиңүләр бик күп шөгыльләнгәннән соң гына килә башлады.

Әлбәттә, янында үрнәк бу­лырлык әтисе Фәнияр Гәрәев һәм терәге – абыйсы Данияр булганда нинди төшенкелеккә бирелү инде ул?

Фәнияр абый үзе үсмер чакта күпчелек мөстәкыйль шөгыльләнә. Иркәнәш авылы­на килеп киткән тренер Илдус Нәҗмиев анда көрәшкә карата кызыксыну уята һәм шуннан башлап Фәнияр Гәрәевның тормышы спортның бу төренә бәйле рәвештә уза. Хәзер аның үз балалары да районда та­нылган көрәшчеләр. Олы улы Данияр яшьләр арасыннан Сабантуйның абсолют баты­ры исеме белән ир-егетләр көрәшенә күчте. Данис исә уз­ган елны Татарстан чемпионы булып калды һәм Россиядә өченче урынны яулаган иде.

Данис Гәрәев, татар-баш­корт көрәше буенча Россия чемпионы:

– Шушы Россия чемпионаты­на без бик озак һәм бик тыры­шып әзерләндек. Абыем Данияр миңа пар булып, яңа алымнар өйрәтеп, атна саен укудан кай­тып торды, миңа әзерләнергә ярдәм итте. Үзеңнән көчлерәк спортчылар белән көрәшү үзенә күрә дәрт өсти бит ул.

Шушындый чын көрәшче- ләрне тәрбияләп үстерер өчен тренерларына, шул вакытта әтиләре Фәнияргә, әниләре Вәсимә ханымга, шул ук вакыт­та укытучылары ул, еллар бу­ена сабыр һәм тырыш хезмәт куярга туры килә.

Фәнияр Гәрәев:

– Ата-аналар миңа үз балала­рын ышанып тапшырсын өчен, мин беренче чиратта үз бала­ларымны дөрес тәрбияләргә тиеш. Башкаларга үрнәк бу­лырга тиеш алар дип уйлыйм мин, спортзалга килгәч тә, келәмгә чыккач та. Аллага шөкер, улларым йөзгә кызыл­лык китермәделәр, хәзер дә ялга кайткач, миңа малайларны шөгыльләндерергә ярдәм итеп торалар.

безнең белешмә

Республика категорияле судья, 20 еллык тәҗрибә туп- лаган тренер кулы астында бүгенге көндә Әтрәкле, Чу­пай, Мөшеге, Иркәнәш, Кал­так авылларыннан 20дән артык егет шөгыльләнә.

Алисә ШАХАБУТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International