Җиңү Паркы зур үзгәрешләр кичерә

2015 елның 28 июле, сишәмбе

 Бу көннәрдә шәһәребезнең Җиңү Паркында зур җанлылык күзәтелә. Бигрәк тә булачак футбол мәйданчыгы тирәсендә.

Мондагы футбол өчен мәйданчыкның (1000 кв.м) нигезен «Сфера Строй» эшчеләре әзерләсә, субподрядчы оешма – «Бизнес флор­спорт» эшчеләре ясалма үлән җәяргә әзерлек эшләре а лыр ба­ралар иде. Менә замана, әле кайчандыр мондый мәйданчыкларны әзерләгәндә табигый үлән үстереп азапланалар иде, хәзер ясал­ма үлән җәяләр дә куялар. Түбән Новгородтан килгән һәм үзләрен Вячеслав, Кирилл, Дмитрий дип таныштырган эшчеләр бу проце­дураны башкару бик озак вакытны алмый, бер көндә тәмамлыйбыз, диделәр. Узган ел республикада шундый 40 мәйданчыкка үлән «чәчкәннәр», быел тагын да күбрәк, 60 мәйданчыкта эшләячәкләр (Изыскательләр бистәсен- дәге футбол кыры да шушындый ук материал белән җәелде). Ал­дагы маршрутлары – Мамадыш районы.

Шушы мәйданчыктан ерак түгел урнаштырылган тренажерлар­да, атынгыч, әйләнгеч урындыклар, башка уен җайланмаларында бар дөньяларын онытып балалар уйнап йөри.

Мәйданчыкны юл билгеләре һәм автомобильләр белән җиһазлагач, ба­лаларга юл иминлеге билгеләре өйрәнү өчен шартлар тудырылачак.

Паркта шактый эшләрне җиңеп киләләр инде: Ватан сугышының аһәңе булып хәрби кораллар – пушка­лар урнаштырылган; үзәк аллеяның брусчаткалары да, шундагы Советлар Со­юзы Геройлары һәм Со­циалистик Хезмәт Герой­лары, Дан орденнарының тулы кавалерлары хөр- мәтенә куелган бюстларның постаментлары да яңартылган. Җиңүче Сугышчы монументының аскы өлешен яңа мәрмәр плитәләр белән «киендергәннәр».

Янәшәдә урнаштырыл­ган танк та паркка килүче һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Балачага өчен ул бигрәк тә кызыклы күрәсең, алар танкның өстенә үк менеп уйный­лар. Бирегә самолет мону­менты да урнаштырылыр дип көтелә.

Парк периметры буен­ча велосипед һәм ролик- лы конькида йөрү өчен юлны ясау “Чиста шәһәр” җилкәсендә, вак таш җәеп чыгылган, асфальтлыйсы калган. Паркта яктырткыч­лар урнаштыру өчен дә әзерлек эшләре башлан­ган.

Паркта ял зонасы бул­ганда, алмагач, миләш, чыршы, каен, юкә кебек агачлар үсеп килә.

Әлеге парк 1 нче урта мәктәп шефлы­гында. Укучылар килеп биредәге агач-куакларны, чәчәклекләрне тәрбияләп, чүпләрне җыештырып то­ралар. Паркка килүчеләр рәхәтләнеп ял итү, кызык- лы шөгыль табу өстенә, биредә башкарылган ре­конструкция эшләренең, шулай ук укучылар хезмәтенең кадеренбелсеннәр иде, диде парк- тагы үләннәрне чабарга килгән Фазыл Фатыйхов белән Венер Садыйков. Бәлки паркта сак хезмәте дә кирәктер? Юкса, ал­магачларны сындыручы, үзләреннән соң чүп кал­дыручыларны ничек кенә тәрбияләргә соң?

Айсинә Галиева, 12 яшь:

– Мин сеңлем Гөлфинә белән биредә көн саен уйныйм. Монда үрмәләп менә торган спорт җайланмасы безгә бигрәк тә ошый, ул кулны ныгыта.

Эльвира Федотова, 7 яшь:

– Без паркка янәшә генә яшибез. Энем Александр белән атынгычта аты­нырга яратабыз, көн саен керәбез, биредә күңелле.

Роксана Чернова, 8 яшь:

– Без дә янәшә яшибез. Монда хәзер күңелле, көн саен киләм. Кич белән әти-әнием дә паркта йөрергә ярата.

Надежда, кайткан ку­нак:

– Оныгым Дарья белән килдек. Атынгычта уйный­сы килде. Элек бу паркның төньяк өлешендә агачлар күп үсә, каргалар шау - шуын ишетергә мөмкин булса, хәзер парк үзгәреп бара, балаларга бик күп җайланмалар урнашты­рылган, утырып ял итәргә эскәмияләр урнаштырыл­ган, чүп савытларын да күбрәк куйсыннар иде.

Никита Чернов, 14 яшь, Заит Абеджанов, 15 яшь:

– Без монда иптәшләребез белән футбол уйнарга йөрибез. Яңа мәйданчык төзелүенә бик тә куандык.

сан Җиңү паркын реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 7,6 млн сум бүлеп бирелгән, моннан тыш район бюджетыннан 4 млн сум финанслау каралган. Бизнес вәкилләре дә әлеге изге эшкә үзләреннән өлеш кертер дип көтелә.

 

Флүрә МУСИНА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International