Машинадагы иң таушала торган урын – ул электр чыбыгы. Ул теләсә кайсы вакытта эштән чыгарга һәм янып китәргә мөмкин, чөнки чыбык даими рәвештә көчәнеш астында була.
Иң киң таралган мисал – юл-транспорт һәлакәтенең яшерен нәтиҗәләре. Әйтик, авария нәтиҗәсендә электр чыбыгы кысыла. Ремонттан соң машина ярты ел яки бер ел йөри һәм кинәт кенә янып китә. Нилектән? Шушы вакыт эчендә чыбык даими рәвештә кыза, ахырда – изоляциясе зыян күрә һәм шуннан чыккан очкын якын-тирә элементларга да күчә. Шул рәвешле, янгынга китергән очракларны тагын санарга мөмкин булыр иде.
Еллар узган саен әйләнә-тирә мохит, температураның кинәт үзгәрүе нәтиҗәсендә изоляция юкара, яргалана. Шуңа күрә дә ун ел дәвамында йөрелгән машинада янгын чыгу куркынычы туа.
Алмаз ӘФЛӘТУНОВ, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча районара бүлекчәсе инспекторы