Моннан бер ай элек Кругловлар гаиләсе социаль ипотека программасы буенча яңа төзелгән йортларның берсендә яши башлады.
Безне кечкенә нәниләрен кочагына алган Раиса белән Александр Кругловлар, кунакчыл гаиләләргә хас булганча, киң күңеллелек күрсәтеп, елмаеп каршы алдылар. Александр 122 нче янгын частенда бүлекчә командиры булып эшли. Хатыны Раиса район үзәк хастаханәсендә архивариус, хәзер кечкенә кызлары Анюта белән декрет ялында, 2,5 яшьлек уллары Егор янәшәдәге 11 нче балалар бакчасына йөри.
Яңа йорттан канәгать булулары йөзләрендә чагылыш тапкан. Алар йорттагы уңайлыклар турында сөйли-сөйли, шатлык-ларын уртаклаштылар. Раиса безгә әле бер, әле икенче бүлмәне күрсәтеп йөргәндә үз гаиләләре турында сөйләп алды:
– Без Александр белән 2012 елда өйләнештек. Торак алганчы әниләрдә яшәдек. Бер ел үткәч тә социаль ипотека программасы буенча учетка бастык. Шуннан бирле һәр ай саен 3500 сум акча кертеп бардык. Торак йорт сайлар вакыт җиткәч, без әлеге яңа урамдагы шәхси йортны сайладык. Подрядчы оешма белән элемтәдә тордык. Аның төзелеп бетүен түземсезләнеп көттек, тизрәк күченеп, үз куышыбызны булдырасы килде.
Раиса кухняда кайнашкан арада сүзне Александр дәвам итте.
– Ике бүлмәле йортыбызның мәйданы 62 кв.м, бәясе 1 млн 600 мең сум тирәсе. Икенче бала тугач, Ана капиталы буенча 428 мең сумга сертификат алдык, аны шушы йорт өчен файдаланырга исәплибез.
Бүлмәләр бик иркен, аеруча залы, йокы бүлмәләре. Кухняның планировкасы бик уңайлы, өстәвенә ике контурлы газ колонкасы урнаштырылган, салкынча көннәрне җылылыкны да җибәреп алдык. Шатлыгыбызны аңлатып бетерә алмыйм, без үзебезне төштәге кебек хис итәбез, – диде ул. Яңа урамда барысы да ошый, якындарак берәр кибет төзелсә, чүп түгү өчен контейнер урнаштырылса, бик яхшы булыр иде, дигән үтенечләрен дә җиткерделәр.
Кругловлар 10 сутыйлы участокларын койма белән әйләндереп алгач, яшелчәләрдән тыш, агач-куаклар утыртып җибәрербез, аннары берәр хуҗалык корылмасы төзеп куярбыз, дип алдагы планнары турында сөйли-сөйли, безне озатып калдылар.
Люция Муллагалиева, Федераль дәүләт статис- тика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе:
– 2010-2011 елларда район буенча һәр елны 12 мең кв.м дан артык торак файдалануга тапшырылды. 2012 елдан башлап һәр елны 16 мең кв.м.дан артык торак файдалануга тапшырыла.
Наталья Гататдинова, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы:
– 18 яшьлек һәм аннан олырак 38 ятим бала торак алырга чиратта тора, быел квота буенча 3 балага торак бирелергә тиеш. 8әр ятим балага торак бирелгән еллар да булды. Соңгы биш елда 30 ятим бала торак белән тәэмин ителде.
Евгений Басков, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы:
– Соңгы 5 ел эчендә 87 яшь гаилә өй туйлары үткәрде. Моннан тыш, ел ахырына кадәр 32 яшь гаилә АПК программасы буенча торак шартларын яхшыртачак. Тагын 18 яшь гаилә торак алуга чиратта тора. Социаль ипотека программасы буенча 75 гаилә тораклы булды, тагын 26 гаилә торак алырга чират тора.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт Торак Фонды аша быел 1180 кв.м торак файдалануга тапшырылды, ягъни 23 гаилә өй туйлары үткәрде. Ел ахырына кадәр шушы ук фонд аша 3372 кв.м торак файдалануга тапшырылачак, бу 67 гаилә тораклы була дигән сүз.
Ирек Кадыйров, Юртау авыл җирлеге башлыгы:
– Безнең Юртау бистәсендә торак төзелеше мәйданчыгын комплекслы төзекләндерү “2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” Федераль максатчан программасына кертелгән иде. Юртау бистәсенең яңаруы, яңа йортлар төзелүе куанычлы хәл. Соңгы берничә елда гына да 21 аерым йорт төзелде. Федераль программага керүебез, республика һәм район бюджетларыннан финанс ярдәме алуыбыз өчен яңа йорт хуҗалары республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтле.
Татарстанда 30 тиңе булмаган республика президенты программасы тормышка ашырыла. Шуларның берничәсе ТР гражданнарының торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, әйтик, яшь гаиләләр өчен торак, социаль ипотека, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программалары.
Флүрә МУСИНА