Яңа түбә өмет бирә

2015 елның 24 июле, җомга

Югары Тәкермән авылында “Вамин” чорында башланган “Органик Групп” хакимлек иткән көннәрдә 400 баш яшь маллар һәм таналарга исәпләнгән өр-яңа корпус сафка басты.

Яңа корпус бинасын­да авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре белән бү- генге көн бурычлары хакында сөйләшү алып барганда, кыска әмма көчле яңгыр явып үтте. Түбәдән су аккан җирләр күренмәде...

“Органик Групп” та, әкрен генә, эшләре белән үз түбәсе астына алган хуҗалык хезмәтчәннәре, район җитәкчелеге ал­дында ныклы инвестор бу­лырга омтылуын күрсәтеп тора. Сүзләремне раслар өчен өч факт китерәм.

Беренчесе, Минзәлә май-сыр комбинатын алар яңадан районга кайтардылар. Элеккеге агрохолдингтан арен­дага алуның сәбәбе бер генә – икътисад. Маллар өчен, ферма­лар өчен аларга түлисе күп әле. Сөтне дә алар кул астындагы эшкәртү предприятиеләренә тап­шырырга туры килде. Тап­шырылган сөтнең сый­фаты өчен бәйләнерлек сәбәпләр күп, билгеле. Әмма бәянең былтыргы­дан түбән булуы сагайта. Мисал өчен, “Мензелин­ские зори” сыерларының сөте башка эшкәртүчегә тапшырыла. Ә бәя был­тыргыдан артык. Әлегә безнең комбинат сөтне беренчел эшкәртү, иң мөһиме – суыту пункты булып торачак. Берен­че августтан биредә үзебезнең район халкын­нан җыелган сөт тә кабул ителә башлаячак.

Илдар Гыймади­ев, “Органик Групп” идарәче компания җитәкчесе:

– Бу пунктта Минзәлә, яисә үзебезнең бренд белән сөт чыгару пла­ны да бар. Әмма мо­нысы өчен реконструк­ция таләп ителәчәк. Үзебез эшкәрткән сөтне кыйммәтрәк бәягә башка эшкәртү комбинатлары­на тапшыру мөмкинлеген кулланырга дип торабыз.

Икенчесе, техник һәм технологик коралла­ныш. Фермаларда ре­монт: читлекләр ясау, идәннәргә балчык салып такта җәю ике агрофир­мада да бара. Хәзер туф­рак эшкәртүне җайга сала башларга җыеналар. Колхозлар таралган чор­да, БДТ белән эшкәртү модага керде бит. 13 сантиметр эшкәрткән җирдә бөртеклеләр үсә, билгеле. Әмма кукуруз, рапс, борчак (хәтта язгы бодай) чәчү өчен туф­ракны кимендә 25 санти­метр тирәнлектә сөрергә кирәк. Хәтерлим әле, учетчы булган мәрхүм әтием белән Т-4, ДТ-75, К-700 тракторлары белән сөрелгән җирләрне үлчәп йөргәндә, тирәнлеген ли­нейка белән карый иде.

Туфракны тирән эш- кәртү өчен яңа төрле са­баннарны “Мензелинские зори” былтыр ук алып кайткан иде.

Аларда кыйммәтле чит ил техникасы бул­ды. Биредә 6-7 тап­кыр арзанрак Россиядә җитештерелгән ПЧП-4,5 агрегаты. (Бу агрегатның басуда сынау үтүен menzela.ru сайтындагы видеодан карагыз). Алар “Чулман” һәм “Минзәлә” агрофирмаларында си­гез данә булачак. Шул ук көч салып, күбрәк һәм товарлырак (рапс кыйммәт йөри) продукция җитештерелеп, агрофир­малар кассасына күбрәк акча керер дип өметләник.

Өченчесе – кадрлар. Бүгенге көндә иң тәэсир- ле, һәм озак вакытлар ди­виденд китерергә сәләтле инвестиция – белем.

Яңа инвесторларга да ветеринария кадрлары җитешми. Шуңа алар ве­теринария академиясе белән килешү төзегәннәр. Бүгенге көндә биш егет һәм кыз биредә практика үтә. Ә бер егет инде эшкә кайтты. Барысы да башка районнардан. Алар белән әңгәмәләрне радиодан тыңлый һәм газетадан укый алачаксыз.

Кем күпмегә саткан?

Беренче графа – агрофирмалар һәм хуҗалыклар, икенче – 2015 елның ярты елында сатылган сөт күләме (тонналарда), өченче – сатылган 1 кг сөтнең уртача бәясе (сумнарда)

Чулман 2216 18,94

Минзәлә 2115 19,07

Заиковский 1549 19,14

Калинин 790 20,12

Николаевка 754 20,24

Калморза 366 19,80

Илдус ШАҺИЕВ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International