Футболчылар вәгъдәсендә торды

2015 елның 24 июле, җомга

Футбол буенча Татарстан беренчелегенә булган чираттагы уенда, вәгъдә иткәнчә, безнең футболчылар җиңү яулады.

Бу уенда алар Яшел Үзән командасы белән уйна­дылар. Нәтиҗә безнең файдага – 2:0. Киләсе уен 25 июльдә уза. Уен дәртен югалтмас өчен футболчыла­рыбыз иптәшләрчә очрашуда үзара көч сынашачак- лар һәм 8*8 турнирында катнашачаклар. Турнирда Кама зонасы буенча 8 футболчы катнашачак, таймнар дәвамлылыгы 20шәр минут булачак. Футболчылар командасы капитаны һәм тренеры Рөстәм Саранов белдергәнчә, бу турнирда яшь футболчылар уйнаячак.

Безнең команданың турнир таблицасындагы то­рышын menzela.ru сайтындагы “Наши соседи” рубри­касына кереп карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International