Әтрәкледә – ярминкә!

2015 елның 24 июле, җомга

Һәр айның соңгы якшәмбесендә Әтрәкле авылында ярминкә оештырылуын онытма­дыгызмы? Ярминкәнең чираттагысы 26 июль көнне иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Анда авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продук- цияләрен дә, кул эшләнмәләрен дә сата ала.

Ит бәясе базардагыдан очсыз!

Ярминкәдә коймак белән чәй, шашлык тәкъдим ителә, Изге чишмә суына йөртү өчен уңайлы савыт сатыла, күңелле концерт программасы һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәр.

Сезне бәйрәм ярминкәсендә көтеп калабыз!

Иткә алдан заявкалар кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 2-63-44, 8-9179177360

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International