Мин Минзәлә шәһәреннән Рус Каран басуына килеп җиткәндә, Чаллы КХПсының шоферлары автомашиналары янында басу читендә комбайннарның бункерлары тулганын көтеп утыралар иде. Егетләр белән исәнләшкәч, хәлләрен сорап алдым.
Беренче графа – урак алдынгылары, икенче – хуҗалык исеме, өченче – урак башыннан эш күрсәткечләре (центнерларда)
Урыс урта мәктәбен “Таттелеком”да эшләүчеләрдән берәү дә тәмамламаган. Әмма бу мәктәпнең спорт мәйданчыгын яңартуга нәкъ менә шул оешма алынды. Бәхет ишелеп төште дип әйтәләр бу очракта.
Бу җәйдә шул исемдәге шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда Минзәлә интернат-мәктәбе балалары белән беррәттән Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә ял итә.
Район Советы депутаты, меценатыбыз Равил Миңнехуҗин елның-елында Матвеевка авылындагы “Тургай” балалар приютына шактый гына тәмле күчтәнәчләр җибәрә.
Шәһәребезнең 11 нче санлы балалар бакчасы җитәкчелеге артистларыбызны “Я талантлив!” – “Мин талантлы!” проекты кысаларында чыгыш ясарга чакырды.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы бу җәйдә чагыштырмача азрак ял итте.
Минзәлә мәчетендә балаларга дини сабаклар бирүче лагерь үз эшен тәмамлады. Мондый лагерь Минзәлә мәчетендә 14 көн дәвамында эшләп килде.
Шәһәребездә гаять зур төзекләндерү эшләре бара. Объектларның берсе – элеккеге 52 нче һөнәри училище. Монда училище булган заманаларда бирегә кереп йөргән һәркем хәзер бинаны күреп шаккатыр. Яңа, матур, заманча итеп эшләнгән бина гимназия карамагына күчте.
Палаталар шәһәрчеге, армия режимы, кул сугышы, ату, пейнтбол ярышлары, парашюттан сикерү – боларның барысы белән дә укучылар ”Патриотлар үстерәбез” җәйге республика патриотик лагерында очрашты. Бу лагерьга эләгү өчен физик әзерлекле булу гына җитми, камуфляж, махсус аяк киеме дә кирәк иде.