“Бәхет аланы” – балачак бишеге

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Бу җәйдә шул исемдәге шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда Минзәлә интернат-мәктәбе балалары белән беррәттән Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә ял итә.

Лагерьда эшләүче педаго­глар социаль яклауны тәэмин итү белән беррәттән, балалар иҗади яктан үсеш алсын, рухи һәм интеллектуаль яктан ба­есын өчен кызыклы програм­малар оештыралар. Балалар тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен, йокы бүлмәсеннән алып, клуб, спорт залы, гигие­на бүлмәләренә кадәр күңелгә ятышлы, уңайлы. Ямьле җәйнең әзер рецептлары юк, әлбәттә, әмма үзара аңлашу һәм яхшы кәефнең уңыш нигезе булуын истән чыгармыйбыз. Балалар барлык чараларда да теләп кат­наша. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узган лагерь ачылу тантанасы; Минзәлә ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль инспекторы һәм 1 нче урта мәктәпнең яшь инспек­торлары агитбригадасы белән юл йөрү кагыйдәләренә багыш­ланган чара; районның Сабан­туй мәйданында уздырылган сабантуй бәйрәме – чаралар­ны санап бетерү мөмкин түгел. Соңгысында республика кунак- лары – ТР Дәүләт Советы депу­таты, “Генерирующая компания” нең идарә эшләре начальни­гы И.Х.Мезикова, интернат- мәктәпнең попечительлек со­веты рәисе Г.Х.Әхмәдиева, аппарат җитәкчесе Роза Салда­ева, шулай ук “Органик-Групп” ҖЧҖ генераль директоры И.Ш.Гыймадеев катнашып, 250 мең сумлык сертификат тапшыр­дылар.

Боз сарае, бассейнга йөрү, җәяү йөрүләр, спорт уеннары балаларның үз сәламәтлеген ныгытуга, спортка кызыксынуын ныгыта. Балаларга патриотик тәрбия бирү буенча да күп эшәр башкарыла. Тәрбияләнүчеләр туган як буйлап экскурсияләргә, музейга йөриләр. “Россия көне”, “Хәтер һәм кайгы көне”, “Туган илебез” ке­бек чараларда катнаша­лар. Тормыш иминлеге мәсьәләсе игътибардан читтә калмый. Балалар белән янгынны, травма­ларны кисәтү; сулыклар­да үз-үзеңне тоту, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү; йорт хайваннары, таныш булмаган кешеләр белән сак һәм сизгер булу ту­рында әңгәмәләр даими рәвештә уздырыла. Меди­цина хезмәткәрләре ба­лалар сәламәтлегенә игъ­тибарлы. Дөрес, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында киңәшләр уен формасында тәкъдим ителә.

Ялыбыз иҗаттан баш­ка узмый, сәләтеңне күрсәтергә менә дигән мөмкинлек. Төрле эшлән- мәләр, рәсем, плакатлар конкурсы, төрле уеннар­ны балалар аеруча ярата. Чаллыга аттракционнарга барудан, фильмнар карау- дан алган тәэсирләрне сөйләп бетерерлек түгел.

Елена СОЛОВЬЕВА, лагерьның оештыручы педагогы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International