Шәһәребездә гаять зур төзекләндерү эшләре бара. Объектларның берсе – элеккеге 52 нче һөнәри училище. Монда училище булган заманаларда бирегә кереп йөргән һәркем хәзер бинаны күреп шаккатыр. Яңа, матур, заманча итеп эшләнгән бина гимназия карамагына күчте.
Ремонттан соң дүрт катлы бина тулаем үзгәреп калды. Бүлмәләргә ленолиум җәелгән, тәрәзәләр алыштырылган, стеналары дизайнер белән берлектә бизәлгән, бөтен җирдә электр челтәрләре, җылыту системасы яңартылган. Спорт залында хәтта душ бүлмәләре бар. Тышкы якка килгәндә, фасад яңартыла, түбәне япканнар инде.
Ренат Ибраһимов, гимназия директоры:
– Капиталь ремонтка дип рес-публика бюджетыннан 49 млн сум бүлеп бирелде. Гимназия территориясен тәртипкә китерү өчен район 3-4 млн сум бирде. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” рес-публика акциясе кысаларында иганәчеләр, ата-аналар, гимназияне бетереп киткән укучылар белән элемтәдә торабыз. Менә, мәсәлән, Равил Миңнехуҗин безгә 100 мең сумга музыкаль җиһаз алып бирергә вәгъдә итте. Хәзерге вакытта территорияне яшелләндерү буенча эшләр башкарыла. Сыйныфларга, ашау бүлмәләренә җиһазлар кайтартыла.
Төп ремонт эшләрен “СфераСтрой” төзү оешмасы башкарса, җыештыру, тәртипкә китерү эшләрен гимназия коллективына башкарырга туры килде.
Әнисә Ризванова, гимназия китапханәчесе:
– Бу бинада китапханә өчен миңа ике бүлмә бирелде. Берсе уку залы булыр дип исәпләп торам. Хәзерге вакытта китапханәне тәртипкә китерәм. Безнең база бик бай, шуңа күрә эш җитәрлек. Китаплар артыннан укучылар да килә башлады инде. Мондый бинага без бик шат, заманча эшләнгән мондый уку йорты Минзәләдә юктыр да әле.
Ришат Миншин, Иске Матвеевка авылыннан:
– Безнең авылда быел 10 нчы сыйныф булмау сәбәпле, без кызыбызны гимназиягә күчерергә мәҗбүр булдык. Ләкин Минзәләдә тору мәсьәләсе кыенлыклар китерә. Менә интернат булса, бик уңайлы булыр иде. Атна буе бала тәрбиячеләр карамагында, аннан соң көн саен авылга кайтып йөрү мөмкинлеге юк. Башка авыллардан да гимназиянең интернатында торырга теләүчеләр булыр дип уйлыйм.
Район авылларыннан гына быел бирегә 20гә якын укучы киләчәк. Бүгенге көнгә гимназиягә килү теләген 220 бала белдергән, аларның 20се 1 сыйныфка тәүге тапкыр аяк басачаклар. Элекечә укучыларны автобус йөртәчәк, шулай ук өстәмә рейс Яңа Мәлкән авылына йөриячәк. Куркынычсызлыкка килгәндә, гимназиянең ике ягында да юлда тигезсезлекләр булдырылачак, юл билгеләре куелачак, бина каршында туктау урыны ясалачак. Уку йорты территориясендә видеокүзәтү алып барылачак.
Алисә ШАХАБУТДИНОВА