Урыс урта мәктәбен “Таттелеком”да эшләүчеләрдән берәү дә тәмамламаган. Әмма бу мәктәпнең спорт мәйданчыгын яңартуга нәкъ менә шул оешма алынды. Бәхет ишелеп төште дип әйтәләр бу очракта.
Спорт мәйданчыгын ачу тантанасына “Таттелеком” ның профсоюз лидеры Ольга Кузнецова да килгән иде. Әлеге компания республикада 220 авыл мәктәбенә булышкан. Урыс мәктәбендә исә яңа турник, борыслар, мини-футбол өчен капкалар куелды, футбол һәм волейбол уйнар өчен сетка, тамашачылар өчен утыргычлар, баскетбол уйнар өчен щитлар, балалар өчен атынгычлар барлыкка килде. Соңыннан “Таттелеком” хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары футбол уйнадылар.