Минзәлә мәчетендә балаларга дини сабаклар бирүче лагерь үз эшен тәмамлады. Мондый лагерь Минзәлә мәчетендә 14 көн дәвамында эшләп килде.
Әлеге лагерьларда балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтелде. Балаларны укыту белән мәчетнең имам-хатыйбы Рәмзил Садыйков шөгыльләнде, кызларны Халисә абыстай укытты. Балам әдәпле-әхлаклы булып үссен, Коръән укырга өйрәнсен дип теләүче ата-аналар бу чараны шатланып кабул итәләр. Лагерьда 8 бала ял итеп, ислам нигезләренә төшенделәр.