Мин Минзәлә шәһәреннән Рус Каран басуына килеп җиткәндә, Чаллы КХПсының шоферлары автомашиналары янында басу читендә комбайннарның бункерлары тулганын көтеп утыралар иде. Егетләр белән исәнләшкәч, хәлләрен сорап алдым.
Бу оешмада эшләүчеләр КХП диспетчерыннан иртә таңнан ук путевка алып, “Мензелинские зори” агрофирмасы басуларына юнәләләр. КХПның шоферлары елның-елында басу – КХП арасында көнгә 2-3 рейс ясыйлар, ә Кадрәк тирәсендә 4 рейс та ясыйлар икән. Нияз Вәлиәхмәтов, Роберт Харисов, Олег Солтанов, Сергей Борисов, Данис Фатыйхов һәм башкалар елның-елында уракта макталалар. Бу егетләр хезмәт фронтының алгы сафында. Бүген исә алар яңа уңыш ашлыгын ташуда һәрберсе диярлек өлгерлек күрсәтеп эшли, 20 мең тоннага якын икмәкне Чаллы КХПсына ташыганнар. Алар ал-ял белми, иртән иртүк торып чыгып китәләр дә, өйләренә соң гына кайталар. Әйе, урак өстендә йоклап яту егетлек мени ул. Ашлыкны юлда кайтканда җилләнеп югалмасын өчен өстен чыбылдык белән ябалар. Агрофирма ашлыгын ташуда биш берәмлек “Вольво-EM-420” һәм 22 берәм-лек төрле маркадагы “КамАЗ-53205 һәм “КамАЗ-6460” автомобильләре хезмәт куя. Аларның һәрберсе бер кайтканда бишәр бункер, ягъни 28-29 тонна ашлык алып кайта. “Вольво” автомобильләре 2013 елның октябрь аенда кайткан, бу машинада эшләүчеләр КХП җитәкчесе Алмаз Шәриповка бик рәхмәтле. Чөнки бу машиналарны ремонтлыйсы юк, сервиста гына хезмәт күрсәтәләр, тәгәрмәче юлда тишелсә генә алыштыралар. Икмәк ташу буенча отрядта эшләүчеләр быел 21 июльдә эшкә килгәннәр, шул ун көн өчен аларның һәрберсенә 50 шәр мең сум хезмәт хакы чыккан. Узган ел аларның хезмәт хакы 35 мең сумнан артмаган. Менә шулай стимул булгач, икмәк ташучы шоферлар сынатмыйлар, уракны тиз арада төгәлләү өчен көчләрен кызганмыйлар.
РАЙОНДА ИГЕННӘРНЕҢ 31874 ГЕКТАРЫ СУКТЫРЫП АЛЫНДЫ, 68530 ТОННА АМБАРЛАРГА КАЙТАРЫЛДЫ. КАЙБЕР ХУҖАЛЫКЛАР ЯЗГЫ БОДАЙ СУКТЫРЫРГА КЕРЕШТЕЛӘР. 4900 ГЕКТАРДА КӨЗГЕ ЧӘЧҮ ҮТКӘРЕЛДЕ.
Дилфас ГАЛИЕВ