Шәһәребезнең 11 нче санлы балалар бакчасы җитәкчелеге артистларыбызны “Я талантлив!” – “Мин талантлы!” проекты кысаларында чыгыш ясарга чакырды.
Артистка Эльмира Гәрәева әзерләгән сценарий буенча яшьләребез – Илдус Кәримов, Илсинә Миннемуллина, Язгөл Хәбибуллина, Рания Хәлимовалар өлкән группа балаларын артист һөнәре белән таныштырып уенлы-җырлы курчак спектакленнән өзекләр һәм грим салу буенча мастер-класс күрсәттеләр. Алга таба кайберләре артист һөнәрен сайлаячак нәни дусларыбызга театр артистларының чыгышы бик ошады.