Палаталар шәһәрчеге, армия режимы, кул сугышы, ату, пейнтбол ярышлары, парашюттан сикерү – боларның барысы белән дә укучылар ”Патриотлар үстерәбез” җәйге республика патриотик лагерында очрашты. Бу лагерьга эләгү өчен физик әзерлекле булу гына җитми, камуфляж, махсус аяк киеме дә кирәк иде.
Шушы көннәрдә “Патриотлар үстерәбез” лагерының дүртенче сменасын ябу тантанасы узды. Чарада мәртәбәле кунаклар: “Патриот” республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов, ТР ДОСААФ (РОСТО) рәисе урынбасары Владимир Трошин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев һәм башкалар катнашты. Алар балаларны смена төгәлләнү белән котладылар, мондагы тәҗрибә киләчәктә армия хезмәтендә кирәк булачагын билгеләп үттеләр. Уңышлар теләделәр һәм киләсе елга да лагерьда ял итәргә чакырдылар. Шулай ук спартакиада нәтиҗәләрен чыгардылар, 9 төрле спорт буенча иң яхшы спортчыларны – җиңүчеләрне котладылар.
– Башка лагерьлардан аермалы буларак, бу лагерь балаларга характерларын ныгытырга ярдәм итүе белән уникаль. Безнең балалар авырлыклардан курыкмыйлар. Икенче, өченче сменада һава торышы начар булуга карамастан, берсе дә өйгә кайтып китмәде. Беренче сменада 17 бала парашюттан сикерде. Өченче сменада балалар спартакиадада катнаштылар һәм тагын 17 кеше сикерде, – дип хәбәр итә штаб начальнигы Эльвира Гиргирчик.
Лагерьда режим армия үрнәгендә төзелгән: ул физик күнегүләр, иртәнге тезелү, расписание буенча дәресләр, йокы сәгате, хәрби җырлар башкарып, кичке саф һавада йөрү, шәхси составны кичке тикшерү һәм йокларга ятудан гыйбарәт иде.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА