ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Республиканың торак пунктларында яшәүче халыкның 92% ы IPTV, яисә иярчен челтәрләрдән файдалана, халыкның нибары 8%ы аналоглы телевидение карый, әмма 157 торак пунктта стабиль цифрлы сигнал белән кыенлыклар бар.

 

Республикада, шул исәптән безнең районда да, волонтерлар халыкны "Бердәм Россия" партиясе программасы һәм кандидатлары белән таныштыра.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.

Социаль пенсия — дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсиянең аеруча таралган төре

 


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә: 2019 елның 23-25 октябрендә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә HORECA by Kazan ресторан һәм кунакханә бизнесы профессионаллары өчен күргәзмә узачак. 

 

Дәүләт Думасының законнар чыгаручы портфеле бүгенге көндә 1 365 закон проектыннан тора. Язгы сессиядә парламентарийлар 586 закон проектын карадылар, аларның 325е өченче. соңгы укылышта кабул ителеп, законга әверелде.

 

Дәүләт Думасы мобиль җайланмаларның мәгълүматларыннан файдаланып югалган балаларны эзләүне гадиләштерүче "Оператив-эзләү эшчәнлеге турында"гы Федераль законны соңгы укылышта кабул итте.

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 30 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 17 метр тизлектә көнбатыштан көчле җил көтелә.

 

Республика Кадастр палатасы 2019 елның беренче яртыеллыгында ЕГРН нан соратып алынучы 718 меңнәнн артыграк запрос эшкәрткән.

Дәүләт Думасы  социаль яклау (ярдәм) чаралары, социаль хезмәтләр һәм башка социаль гарантияләр турында гражданнарга мәгълүмат бирү тәртибенә кагылышлы "Дәүләт социаль ярдәме турында"гы Федераль законга төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International