Әлфия Когогина: Дәүләт ярдәме чаралары турында персонификацияле мәгълүмат һәр гражданин алырлык булырга тиеш.

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Дәүләт Думасы  социаль яклау (ярдәм) чаралары, социаль хезмәтләр һәм башка социаль гарантияләр турында гражданнарга мәгълүмат бирү тәртибенә кагылышлы "Дәүләт социаль ярдәме турында"гы Федераль законга төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

«Бүген Россиядә 56 миллион гражданин социаль ярдәмнең өч мең формасы һәм чараларын алучы булып тора, халыкка бу чаралар турында мәгълүмат бирү бик мөһим, тормыштагы вәзгыятькә карап һәркем тиз арада алардан файдалана алсын. Әлеге закон проекты белән без социаль ташламалар һәм дәүләт ярдәме чаралары турында персонификацияләнгән мәгълүмат алу процедурасын билгелибез".

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International