Казанда ресторан һәм кунакханә бизнесы професионаллары өчен HORECA by Kazan күргәзмәсе узачак.

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә: 2019 елның 23-25 октябрендә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә HORECA by Kazan ресторан һәм кунакханә бизнесы профессионаллары өчен күргәзмә узачак. 

Бу ел саен уза торган халыкара вакыйга иң яхшы җитештерүчеләрне, хезмәт күрсәтү өлкәсе хуҗаларын, кунакчыллык индустриясен (җәмәгать туклануы һәм кунакханә хуҗалыгы) , рестораторларны, отельерларны, шеф-поварларны, барменнарны һәм тармакның башка вәкилләрен берләштерә.

  Күргәзмә кысаларында Тәэмин итүче көнен уздыру планлаштырыла, бу исә җирле җитештерүчеләрне һәм рестораннар һәм отельләр өчен технологик, азык-төлек һәм башка продукцияне алга җибәрергә ярдәм итәчәк. 

Приложение /HorecaByKazan-2019

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International