Пенсия фонды хәбәр итә

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Социаль пенсия — дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсиянең аеруча таралган төре

Минзәлә районында клиентлар хезмәте социаль пенсиянең иминият пенсиясенә хокукы булмаган, даими төстә Россия Федерациясендә яшәүче эшкә яраксыз гражданнарга билгеләнүен аңлата.

Минзәлә районында дәүләт пенсия тәэмин ителеш буенча 784 кеше пенсия алучы булып тора. Аларның уртача пенсия күләме 8 453,26 сум тәшкил итә.

Инвалидлык буенча социаль пенсия 1, 2 һәм 3 төркем пенсионерларга, шул исәптән, балачактан инвалидларга, инвалид балаларга билгеләнә.

Туйдыручысын югалту очрагы буенча социаль пенсия 18 яшькә кадәр балаларга, шулай ук бу яшьтән өлкәнрәк, төп белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген алып баручы оешмаларда көндезге формада укучыларга, укулары тәмамланганчы (ләкин 23 яшькә җиткәнче), бер яки ике ата-анасын югалтучыларга, ялгыз аналары вафат булган балаларга билгеләнә.

2018 елдан социаль пенсия ата-аналарының икесе дә билгесез булган балаларга да түләнә башлады.

Картлык буенча социаль пенсия 65 (ир-атлар өчен) һәм 60 яшь (хатын-кызлар өчен) тулган гражданнарга, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә кимендә 15 ел яшәгән һәм күрсәтелгән яшькә җиткән чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга билгеләнә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International