Республиканың торак пунктларында яшәүче халыкның 92% ы IPTV, яисә иярчен челтәрләрдән файдалана, халыкның нибары 8%ы аналоглы телевидение карый, әмма 157 торак пунктта стабиль цифрлы сигнал белән кыенлыклар бар.
"Веста" яшьләр үзәге белгече Әлфинур Сизова волонтерлар эшчәнлеге һәм район халкының цифрлы телевидение буенча ни дәрәҗәдә мәгълүматлы булуы турында сөйләде:
- Район халкына ярдәм итү өчен 30 волонтер эшли (һәр авыл җирлегендә берәр волонтер, калганнары - шәһәрдә). Агымдагы елның апрелендә волонтерлар тарафыннан урыннарда мәгълүмати-аңлату эшләре оештырылды.
Бездә стабиль цифрлы сигнал булмаган зона юк. Безнең районда теркәлмәгән 50 дача кишәрлеге хуҗалары аналог телевидение карый, өстәвенә алар планшетлар яисә телефоннар аша буенча түләүле телевидение карый. Цифрлы телевидениегә бәйле рәвештә, безнең районда 21 сәүдә ноктасында, шул исәптән, 16 почта бүлекчәсендә приставкалар һәм антенналар сатыла. Барлыгы 500 данә җиһаз сатылган.
Цифрлы телевидениегә күчкәндә. волонтерларны өйгә дә чакырырга була. Алар өйләр буенча йөреп, бушлай хезмәт күрсәтәләр, цфирлы форматка телевидениене көйлиләр. Сораулар булса, 3-12-43 телефоны аша үзәккә шалтыратырга була. Кайнар элемтә телефоны да эшли.
8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып, цифрлы сигнал кабул итү өчен җиһаз сатып алу һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация алырга, җиһазны урнаштыру һәм тоташтыруда ярдәм сорарга мөмкин. Үзәккә шундый өч мөрәҗәгать керде. Берсе - шәһәрдән, калган икесе Иске Маҗын, Воровский исемендәге бистәдән. Һәркемгә ярдәм күрсәтелде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-tsifroy-okhvachena-vsya-territoriya