Әлфия Когогина: Дәүләт Думасында язгы сессиянең төп нәтиҗәләре турында

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Дәүләт Думасының законнар чыгаручы портфеле бүгенге көндә 1 365 закон проектыннан тора. Язгы сессиядә парламентарийлар 586 закон проектын карадылар, аларның 325е өченче. соңгы укылышта кабул ителеп, законга әверелде.

1. Минем карашка, балалы гаиләләргә ярдәмгә юнәлтелгән законнар проекты иң мөһиме:

Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр ипотека кредитларын түләү өчен 450 мең сум күләмендә федераль бюджеттан өстәмә дәүләт ярдәмен алачаклар.

Балалы гаиләләр 6,5% еллык ташламалы ипотека алырга хокуклы. Кабул ителгән закон нигезендә ташламалы ставка ипотека килешүенең бөтен чорына кагыла һәм инде бүген үк моңа кадәр алынган ипотека кредитларын рефинансларга мөмкин.

2. Күпфатирлы йортлардагы өлешчеләр һәм яшәүчеләр проблемаларын чишү буенча эш дәвам иттерелә.

3. Сәламәтлек саклау өлкәсендә:

- Стационар, амбулатор һәм өй шартларында каты авыручыларга һәм аларның гаиләләренә гарантияләнгән дәүләт паллиатив медицина ярдәме турында закон кабул ителде:

Тормыш өчен мөһим һәм кирәкле дару препаратларына бәяләргә дәүләт тарафыннан җайга салу кертелде;

4. Икътисад өлкәсендә күптән көтелгән "Кече һәм урта эшмәкәрлек турында" закон кабул ителде. һ.б.лар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International