Республикада, шул исәптән безнең районда да, волонтерлар халыкны "Бердәм Россия" партиясе программасы һәм кандидатлары белән таныштыра.
Роза Салдаева, "Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсенең башкарма сәркатибе:
- Безнең Минзәләбездә дә пикетлар оештырыла, график нигезендә 8 пикет оештырылды инде. Алара шәһәрдә генә узмый, авылларны да колачлый. Мисал өчен, кичә - Коноваловкада, бүген исә Дәвектә узды, алга таба башка авылларда да уздырылачак. Районда халыкка бкулетлар өләшүче ике волонтер эшли. "Бердәм Россия" сәяси партиясе кандидатлар һәм программасы белән танышу өчен барлык шартлар тудырыла. Пикет уздырыла торган урыннарда 3D форматында фотозоналар урнаштырылган, теләгән һәркем фотога төшә ала.
Сайлаучылар белән очрашулар традицион инструментлар аша да, заманча технологияләрне кулланып та уздырыла. Мисал өчен, "Минем депутат" онлайн-сервис ярдәмендә һәркем чишелеше кандидат белән бергә карала торган үз тәкъдимнәрен һәм наказларын калдыра ала.
Кандидат белән махсус сайт яисә кайнар элемтә телефоны буенча 8800-201-16-00 элемтәгә керергә була.
Аннары июль ахырында мобиль җәмәгать кабул итүләр башлана. Әйтик, 31 июльдә андый кабул итүләр шәһәрнең Октябрь мәйданында (10.00 - 11.30), "Агыйдел" кибете каршында ( 13.00 - 14.30), Ленин исемендәге парк каршында (15.00 - 16.30). 21 августта Югары Тәкермән, Хуҗәмәт, Коноваловка авылларында, 1 сентябрьдә-Урыс, Тауасты Байлар, Юртау авылларында уздырылачак.
Безнең өстәмә.
исегезгә төшерәбез, 8 сентябрьдә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак.
"Бердәм Россия" партиясе республика парламентына 96 кандидат күрсәтелде, 55 е - партия исемлеге буенча, 41 е - бер мандатлы.
Минзәлә, Актаныш, Мөслим районнары кергән бер мандатлы округ буенча 6 кандидат күрсәтелде. Шуларның дүртесе партияләрдән ("Бердәм Россия", "Гадел Россия", КПРФ, ЛДПР), ике кандидат - үз-үзен тәкъдим итүче.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-volontery-rabotayut-rezultativno