Әлфия Когогина: Бала телефоны геолокациясенең оператив мәгълүматлары аның тормышын һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итә ала

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Дәүләт Думасы мобиль җайланмаларның мәгълүматларыннан файдаланып югалган балаларны эзләүне гадиләштерүче "Оператив-эзләү эшчәнлеге турында"гы Федераль законны соңгы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина инициативага комментарий бирде:

"Баланың геолокация мәгълүматларына оператив керү мөмкинлеге хокук саклау органнарына баланы эзләү  барышында вакытны оту мөмкинлеге бирә. Һәр минут кадерле булган вакытта баланың кайда булуын үз вакытында ачыклау аның тормышын һәм сәламәтлеген саклаячак".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International