ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2019 ел
шимбә

9
август, 2019 ел
җомга

Имин булмаган  метеорологик күренешләр:  10  августта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-16 метрга кадәр көчәюе көтелә (һәм Казанда да) - көндез аерым районнарда яшен булуы көтелә.

 

Бүген Татарстанның дәүләт программалары буенча ремонтлана торган объектларны йөреп чыкканда, район башлыгы Айдар Салахов  мәктәпләрнең һәм яңа балалар бакчасының әзерлек стадиясендә булуын билгеләп үтте.

Шул ук вакытта мәктәп директорларына, төзүчеләргә күрсәтмәләр бирде.

 

Күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча дәүләт программасы куәтен арттыра бара. Минзәләдә ишегалларындагы барлык үзгәртеп корулар биредә яшәүчеләр ризалыгы белән эшләнә.

Үзегез сатып алырга җыенган күчемсез милек объекты, җир кишәрлеген файдалану белән бәйле барлык куркыныч хәлләрне булдырмау өчен, объект турында мәгълүмат җыярга кирәк. Шуны да ачыкларга кирәк: кишәрлек  территориядән файдалануның аерым шартлары булган зонада урнашмаганмы. Электроэнергетика, торба үткәргеч, элемтә линияләре һәм корылмалар объектлары, мәдәни мирас объектлары, санитар-саклану зонасы һ.б.лар шундый зоналарга керә. 

 


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 9 августта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән - томан, иртән һәм көндез яшен, секундына 16-21 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән көчле яңгыр.

 

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елның  7 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.   Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.    

РФ Президенты Владимир Путин "дача амнистиясе"н озынайту турында законга кул куйды. Дачаның күчемсез милек хосусыйлыгына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында яңа "дача амнистиясе" барышында рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар.

 

  “Һәр кешенең үз куллары белән үз җәннәт почмагы булдыру теләге барлыкка килсен иде.”-  дип, үз фикерләре белән уртаклашты социаль эш буенча белгеч Гөлнара Мингазова.


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International