ТР буенча Кадастр палатасы: яңа "дача амнистиясе" мөмкинлекләре

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Амнистия 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак, моңа кадәр гражданнар шәһәр читендәге күчемсез милекне хосусыйлыкка рәмиләштерүне гадиләштерелгән тәртиптә башкара алачаклар.

 Болардан тыш, ТР буенча Кадастр палатасының директор урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина аңлатуынча, закон коммерциягә бәйле булмаган ширкәтләрнең бакчачылык һәм яшелчә бакчачылыгы әгъзалары өчен ачык хосусыйлыкта булган җир кишәрлекләрен хосусыйлыкка ташламалы бушлай тапшыру срогын 2022 елның 1 мартына кадәр озынайта.

Моңа кадәр дача амнистиясенең тәэсире күчемсез милек объектларына кагыла иде, шул исәптән, шәхси торак төзелешенә, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга җир кишәрлекләрендә урнашкан объектлар.

Яңа норма – дачникларга гына кагыла һәм бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә төзелгән объектларга кагыла.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International