Начар метеорологик күренешләр: 11 августта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен көтелә, җил секундына 15-18 метр тизлектә.
Казан буенча:
Яңгыр, урыны белән яшенле. Җил көньяк-көнбатыштан төнььяк-көнбатышка күчүчән - 6-11 м/с, көндез урыны белән көчле 16 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +13..+15˚. Көндез максималь һава температурасы +16..+18˚.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Аерым районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән 6-11 м/с, урыны белән көчле 18 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +11..+16˚. Көндез максималь һава температурасы +14..+19˚.