Ишегалларын төзекләндерү - күпфатирлы йортларда яшәүчеләр уңайлыгы өчен

2019 елның 9 августы, җомга

Изыскательләр урамындагы 1/7 йортында һәм Тукай урамындагы 59 нчы йортта яшәүчеләр белән очрашуда район башлыгы Айдар Салахов әлеге аксиоманы тагын бер кат раслады.

Шул ук вакытта фикерләрнең теге яки бу якка үзгәрүе күпмедер дәрәҗәдә нәзакәтсез. Мисал өчен, узган ел Изыскательләр урамының 1/7 йортында яшәүчеләр җимерек сарайларны сүткәндә йортларында балкон урнаштыруны сораганнар яки ризалык биргәннәр. Әмма балконның каркасын урнаштыра башлагач, ниндидер сәбәпләр аркасында күпчелек урнаштыруны кире каккан. Ә Тукай урамындагы 59 нчы йортта яшәүчеләрнең гаражларын сүттерәсе килми һәм алар "безгә балалар мәйданчыгы кирәкми", дип әйтәләр.

 Нәтиҗәдә 1/7 йортында балкон булмаячак, ә 59 нчы йортта яшәүчеләр белән болай килештеләр: проект төзеләчәк һәм шуннан соң шушы һәм якындагы башка йортларны төзекләндерүнең барлык нечкәлекләрен ахыргача килешенү өчен тагын бер кат очрашачаклар.

Шул ук вакытта күпфатирлы йортта яшәүче йорт яны территориясенең шәхси территория булмавын исеннән чыгармасын иде.

.Дөрес, вакытында күпфатирлы йортлар янәшәсенә җимеш агачлары, яшелчәләр утыртылды, сарайлар, гаражлар төзелде.

  Гәрчә алар заманча стандартларга туры килмәсә дә, хуҗаларга бу корылмалар кызганыч. Шул ук вакытта дәүләт шундый масштаблы акчалы программа кабул иткән икән, моннан файдаланмый һәм ишегалдына башка күз белән карамый мөмкин түгел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International