Чәчәкләр арасында

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Чәчәкләр-җирдә җәннәт калдыклары". Затлы роза, искиткеч лилия, ялкынлы флокс, тыйнак фиалка яныннан битараф кына үтеп киткән кеше юктыр, мөгаен... Чәчәкләр күзләрне иркәләп кенә калмый, кешене дә матурлый, аңарда гүзәллек хисе , үз көчләренә ышаныч уята. «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендэ социаль хезмәт алучылар үзләре үстергән чәчәкләрнең гаҗәеп матурлыгына соклана. Социаль хезмәткәрләр әлеге матурлыклар арасында өлкәннәрне фотога төшерделәр, ә социаль эш буенча белгечләр, үз чиратларында, " Чәчәкләр арасында” дигән фотокүргәзмә оештырдылар.

      “Һәр кешенең үз куллары белән үз җәннәт почмагы булдыру теләге барлыкка килсен иде.”-  дип, үз фикерләре белән уртаклашты социаль эш буенча белгеч Гөлнара Мингазова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International