ТР буенча кадастр палатасы проблемалы җир кишәрлеген сатып алуны ничек булдырмау хакында сөйләячәк

2019 елның 9 августы, җомга

Үзегез сатып алырга җыенган күчемсез милек объекты, җир кишәрлеген файдалану белән бәйле барлык куркыныч хәлләрне булдырмау өчен, объект турында мәгълүмат җыярга кирәк. Шуны да ачыкларга кирәк: кишәрлек  территориядән файдалануның аерым шартлары булган зонада урнашмаганмы. Электроэнергетика, торба үткәргеч, элемтә линияләре һәм корылмалар объектлары, мәдәни мирас объектлары, санитар-саклану зонасы һ.б.лар шундый зоналарга керә. 

"ТР буенча кадастр палатасы тарафыннан быел 3 меңгә якын төрле зоналар кертелгән. Бүгенге көнгә территорияләрдән файдалануның аерым шартлары булган 86 мең зона кадастрга кертелгән. Аларның күп өлеше - 46 меңе - электр тапшыру һәм подстанция сак зоналары, - диде ТР буенча Кадастр палатасының инфраструктура һәм киңлекләр мәгълүматлары бүлеге начальнигы Дмитрий Малинин.

 Сак зоналарының булу-булмавы турында мәгълүматне тикшерү өчен "Ачык кадастр картасы" электрон сервисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәтиҗәне белү өчен җир кишәрлегенең кадастр номерын белергә кирәк. Ләкин әлеге сервис белешмәле булу сәбәпле, алынган мәгълүматлар документларны рәсмиләштергәндә юридик көчкә ия була алмый.

.Рәсми файдалану өчен күчемсез милек объекты турында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә соратырга кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International