08 августта Татарстанның дәүләт программалары буенча ремонтлана торган объектларны йөреп чыкканда, район башлыгы Айдар Салахов мәктәпләрнең һәм яңа балалар бакчасының әзерлек стадиясендә булуын билгеләп үтте.
Шул ук вакытта мәктәп директорларына, төзүчеләргә күрсәтмәләр бирде.
Мәгариф бүлеге җитәкчелегенә һәм мәктәп директорларына барлык сыйныф бүлмәләрен парталар һәм урындыклар белән комплектлау гына түгел, ә һәрбер фән буенча кабинетларны җиһазлау бурычы йөкләнде.
"Балачак" яңа балалар бакчасы территориясендә бу көннәрдә барлык эшләр территорияне төзекләндерүгә юнәлтелгән.
Кече архитектура формалары урнаштырылган инде, газон үләне чәчәсе һәм чәчәкләр утыртасы гына калган. Яңа бакча территориясе янәшәсендә территорияне чүптән арындыру буенча зур эшләр башкарылган.
Бассейнда бинаны яңарту буенча әзерлек эше төгәлләнгән. Барлык кимчелекләр табылган һәм аларны бетерү буенча чаралар күрелә.
Объектларда йөргәндә район башлыгы һәм башкарма комитет бүлекләренең төзелеш блогы белгечләре 1 нче урта мәктәптә булдылар, биредә температура режимын яхшырту буенча проблема хәл ителә.
Айдар Салахов Юртау бистәсенә һәм шәһәрнең иске өлешенә суүткәргечләр сузу буенча эштән канәгать калды.