ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым комиссион кибеттән сатып алган сыйфатсыз кесә телефоны өчен түләнгән акчасын кире кайтаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. “Моннан биш көн элегрәк 2200 сумлык кәрәзле телефон сатып алган идем. Тышкы “кыяфәте”ннән дә, эшләвеннән дә канәгать идем югыйсә. Тик менә биш көн узуга сүнде ул. Телефонны сатып алган кибеттә, янәсе, комиссион товар бит ул, дип, минем гозеремне тыңларга да теләмәделәр. Бу очракта минем хокукларымны һәм ни эшләргә кирәклеген аңлатыгызчы, зинһар!” – дип үтенде ханым.

8 августта, 14.10 сәгатьтә, «Бим-радио Казань» радиосында  Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы катнашында туры эфир булачак.

 

"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалар һәм үсмерләр өчен  "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Люция Каюмова пенсия алды яшендәге гражданнарның квалификациясен күтәрү курсларын узды.

 

Минзәлә районының төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә һәм 20 августта яңа балалар бакчасы ачылу уңаеннан йорт фасадларын, коймаларны, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерергә - чүп-чардан арындырырга, төзелеш материалларын, иске кулланылмый торган техниканы, утынны алырга, йорт яны территорияләрендәге үләннәрне чабарга кирәк.

Һәр җир кишәрлегенең коймасы булу мәҗбүри.

 


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 7 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан көчле, секундына 18 метр тизлектә җил (Казанда 16 м/с).

 

43 нче Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча белешмә. Округта 6 кандидат теркәлде.

Кабул ителүгә алдан язылу 3-10-75 телефоны аша гамәлгә ашырыла.

Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) электрон имза белән кул куелган күчемсез милеккә күчү яки аның хокукын туктату турында гариза бирү мөмкинлеге турындагы тамга кертү хокукын бирә торган законга кул куйды.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм   блогерлар  өчен һәр елда  уздырыла  торган   «Минем җирем - Россия» иҗат  конкурсына  заявкалар кабул итүне дәвам  итә. 

Августта яңгырлы  көннәр  күп  көтелә,  шуңа күрә  республика  игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару  тактикасын  яңадан  карарга  кирәк  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов урып-җыюның  барышы  турында  сөйләгәндә  әйтте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International