Элеватор бистәсендәге җир кишәрлекләре хуҗалары игътибарына

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Минзәлә районының төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә һәм 20 августта яңа балалар бакчасы ачылу уңаеннан йорт фасадларын, коймаларны, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерергә - чүп-чардан арындырырга, төзелеш материалларын, иске кулланылмый торган техниканы, утынны алырга, йорт яны территорияләрендәге үләннәрне чабарга кирәк. Һәр җир кишәрлегенең коймасы булу мәҗбүри.

Шулай ук, бистәдә газүткәргеч сузылуга бәйле рәвештә, җир кишәрлегендә йорт яисә каралты-кура төзелергә тиеш урыннарны билгеләп куярга кирәк.

Исегезгә төшерәбез: Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен ТР КоАПның 3.6 маддәсе буенча гражданнарга - 2000 - 3500 сум, вазыйфаи затларга - 15000 - 30000 сум, юридик затларга - 200000 - 500000 сум административ штраф салынырга мөмкин.

Административ комиссиянең баш белгече        М.Р. Кириченко

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International