"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Люция Каюмова "Заманча хезмәт базары белгечләренең компьютер күнекмәләрен камилләштерү" программасы буенча пенсия алды яшендәге гражданнарның квалификациясен күтәрү курсларын узды.
Укыту Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында "Минзәлә районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ тарафыннан оештырылды. Бер төркем катнашучыларны көллият укытучылары компьютер грамоталылыгына өйрәттеләр: кушымталарны ни рәвешле табарга, дәүләт хезмәтләрендә теркәлергә, почта ясарга һ.б.лар.
«Безгә, пенсия алды яшендәге кешеләргә курсларда алынган белем һәм күнекмәләр, заманча тормышта үзебезне ышанычлырак тотарга ярдәм итә", - диде Люция Каюмова.