6 августта Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов шәхси сораулар буенча гражданнарны чираттагы тапкыр кабул итте.
Кабул ителүгә гражданнар күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясау, йорт яны территориясен төзекләндерү, дәүләт торак фонды мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.
Шәхси кабул ителүгә барысы 4 гражданин килде.
Исегезгә төшерәбез, алдан кабул ителүгә язылу өчен телефон номеры: 3-10-75.