8 августта, 14.10 сәгатьтә, «Бим-радио Казань» радиосында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Илсия Казакова катнашында туры эфир булачак.
Радио тыңлаучылар үз сорауларын WhatsApp-каналы аша + 7 927 242 10 28 бирә алалар. Радио 102,8 FM ешлыгында сөйли. Бу дулкында программаны Казан халкы гына түгел, ә Зеленодольск, Арча, Волжск. Лаеш, Кама тамагы һәм Югары Осланда яшәүчеләр дә тыңлый алачак.
Радио эфирны онлайн режимында һәм Интернет булган дөньяның теләсә кайсы ноктасында тыңларга була.