“Сөт иле Минзәлә” филиалының “Мәлкән” бүлекчәсе механизаторы Зөлфәт Нуриев бүгенге көндә Юртауда сенаж салуда эшли, К-701 тракторы белән траншеядагы яшел массаны тыгызлап тора.
Бүгенге көндә республика программасы нигезендә капремонт үткәрелүче Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә бүлмәләрне мебель белән комплектлау эшләре дә бара (болар капремонт программасына кермәгән).
Ятим, сәламәтлекләре чикләнгән һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балалар өчен Дәүләт бюджет махсус (коррекцион) белем бирү учреждениесе “VIII төрдәге Минзәлә махсус (коррекцион) гомумбелем бирү мәктәп-интернат”ында республикабызның 20 районыннан 115 бала белем ала һәм тәрбияләнә.