Республика, район күләмендә тормышка ашырылучы дәүләт программалары – яңа клублар, ФАПлар төзү, юллар салу, күп катлы йортларда капиталь ремонт, социаль ипотека, авария хәлендәге торакларны бетерү һәм башкалары – социаль юнәлешле, халык өчен эшләнә торганнар.
Күптән түгел булган пресс-конференциядә “Бердәм Россия” партиясенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов сайлау кампаниясе чорында республикада халык җыеннарын үткәрү буенча масштаблы программа тормышка ашырылачак диде. Андый җыеннарны безнең районда да үткәрү күздә тотыла. Алар август аеның беренче яртысында (үткәрү вакыты һәм урыны хәбәр ителәчәк) үткәреләчәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә үзе яшәгән авыллары, шәһәр үсеше планнарын эшләгәндә кешеләр актив катнашу мөмкинлегенә ия булырга тиеш дигән иде. Шуңа күрә, халык җыеннарының төп максаты да кешеләрнең сорауларын һәм проблемаларын тыңлау гына түгел, аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр ишетү. Тормышчан тәкъдимнәр, хәл итәсе проблемалар “Бердәм Россия” партиясенең алдагы 5 елда тормышка ашырылачак программасына кертеләчәк.