Сокландыргыч

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә республика программасы нигезендә капремонт үткәрелүче Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә бүлмәләрне мебель белән комплектлау эшләре дә бара (болар капремонт программасына кермәгән).

Мәктәп дирекциясе социаль партнер­ларга хат белән мөрәҗәгать иткән. Ме­бель белән җиһазлау өчен Илшат Фәрдиев җитәкчелегендәге “Сетевая компания” ААҖ 1 млн 620 мең сум акча күчергән.

Ашханәгә җиһазлар алу өчен 1 млн сум акча күчереп Раузиль Хазиев җитәкчелегендәге “Генерирующая ком­пания” ярдәм кулы сузган. Марат Нури­ев җитәкчелегендәге “Технотрон” ЯАҖ йокы һәм уен бүлмәләрен мебель белән җиһазландыру өчен 700 мең сумлык акча­лата ярдәм иткән.

Биредә тәрбияләнүче балаларны уенчы­клар, уку әсбаплары белән тәэмин итүдә “Татспиртпром” ААҖнең генераль дирек­торы Гиоргий Куприяновның өлеше зур булган. Коррекция интернат-мәктәбендә тәүге тапкыр музей булдырыла. Әлеге бүлмәне җиһазландыруга мәктәпнең якын дусты – Равил Миңнехуҗин ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән.

Сергей Васильев җитәкчелегендәге “ИСК “ПромЖилСтрой” төзүчеләре хакында мәктәп директоры Камил Нәҗмиев мактау сүзләре генә әйтте. Болардан тыш, бина­ны капремонтка әзерләүдә, ягъни сүтүдә, төзелеш материаллары ташуда, чүп кал­дыкларын җыештырып торуда Минзәләнең ярдәмче эшчеләренең булышуларын да билгеләп үтте.

– Югары темпта эшләүче төзүчеләргә, ярдәм кулы сузган мәктәпнең дусла­рына, һәр эштә таяныч булган район җитәкчелегенә рәхмәтем зур, – диде ул.

сан

Минзәлә коррекция интернат- мәктәбендә 119 бала тәрбияләнә. Биредә республиканың 20 районын­нан килгән балалар яши.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International