Гаиләләргә – торак

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Безнең республикада “Россия гаиләсенә торак” дип аталган өр-яңа программа тормышка ашырыла башлаячак. Шушы хакта республика Хөкүмәте һәм Россиянең төзелеш министрлыгы белән торак ипотекасы кредитлары агентлыгы арасындагы махсус килешүгә кул куелды.

Хөкүмәтнең төп максаты – әлеге фатир бәяләрен урта керемле гаиләләр өчен үтемле итү. Әлеге программа 2017 елга кадәр эшләячәк Аның буенча республи­када барлыгы 1,5 миллион квадрат метр мәйдан торакны (регионнар арасында иң күбе) файдалануга тапшыру, шуның нигезендә якынча 400 мең гаиләне тора­клы итү күздә тотыла. Әмма аны сатып алу хокукына, барыннан да элек, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм күп балалы гаиләләр ия булыр дип көтелә. Анысы тәгаен генә ачыкланмаган. Хәзер яңа тораклар төзү өчен подряд оешмалары һәм җир участоклары әзерләнә.

Социаль ипотекадан аермалы була­рак, биредә бюджет акчалары файдала­нылмаячак. Программаның үзенчәлеге шунда, йортның бер квадрат метры 30 мең сумнан да кыйммәт булмаган бәягә сатарлык итеп төзелергә тиеш. Шуның бәрабәренә программада катнашучы подрядчы оешмага инженерлык инфра­структурасы булдыруга киткән чыгым­нарны каплау өчен 1 квадрат метрга 4 мең сум исәбеннән компенсация карал­ган.

безнең белешмә

Әлеге программа безнең районда да чагылыш табармы соң? Район башкарма комитеты башлыгының район инфра­структура үсеше һәм инвестицияләр бу­енча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов болай диде:

– Әлеге программа белән без хәбәрдар, аның шартларын өйрәнәбез. Әлеге про­грамма буенча безнең районга квота булырмы, анысын әйтә алмыйм. Була икән, беренче чиратта ул күп балалы гаиләләргә тәкъдим ителәчәк, моның өчен аларның җир участоклары да бар.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International