Минзәлә шәһәрендә тагын алты урамда асфальт салына

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Менә икенче көн шәһәребездә Чаллының Анатолий Растилов җитәкчелегендәге “Автострой” юл төзүчеләре урам юлларына асфальт җәю белән мәшгуль.

Әлеге юл төзүчеләр шәһәребездәге алты урамда асфальт салачаклар. Бу урамнарга Гоголь, Кадомцевлар, Коммунистическая, Сугышчы-Интернационалистлар, Шамов, Некрасов урамнарының бер өлеше керә.

–Минзәләдә 18 мең вк.метр урам юлларын асфальтлаячакбыз. Эш графигы бик киеренке, бер көндә 3 мең кв.метр юлга асфальт салына. Безгә йөкләнгән эш күләмен 10 көн эчендә, ягъни 1 августка төгәлләргә тырышабыз, – диде оешманың прорабы Александр Булдин.

Бүгенге көндә юл төзүчеләр Кадомцевлар урамында (Ленин урамыннан алып М.Җәлил урамына кадәрге участогында) эшлиләр. Биредә эш, чыннан да, кызу темпта бара. Әлеге объектта 3 катоклау, берәр асфальт салу, компрессор машиналары, ике трактор һәм асфальт ташучы КамАЗ автомашиналары катнаша, барлыгы 15 эшче эшли.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International