Һәр көнебез чараларга бай

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

“Олимпиец” спорт- сәламәтләндерү лагерында икенче сменаны ябу тантанасы узды. Бу лагерьда 18 көн дәвамында 8-18 яшьлек 70 бала үз сәламәтлекләрен ныгытты.

Сменаның һәр көне төрле чараларга бай иде: иртә “Ур­ман” чишмәсенә кадәр йөгерү, зарядка белән башланып китә. Иртәнге ашны ашаган­нан соң, волейболчылар һәм футболчылар тренерлары җитәкчелегендә тренировкалар ясыйлар, көнгә алар 5-6 шар сәгать шөгыльләнәләр. Бары тик кичке сәгать сигездән соң гына балаларга төрле конкурс­лар, уеннар, дискотекалар оеш­тырыла.

– Мин кечкенәдән үк фут­бол белән шөгыльләнәм, шуңа күрә нәкъ менә шушы лагерьга килдем. Монда мин дүртенче тапкыр ял итәм. Бу иң яхшы ла­герь, – дип фикерләре белән уртаклашты Чаллы егете Марк Трефилов.

– Мин волейбол белән өченче елын шөгыльләнәм. Волей­бол командасы белән күп кенә ярышларга бардык, призлы урыннар алдык. Әлеге спорт лагеренда җәй көне дә тре­нировкаларны дәвам итәргә мөмкин булуына мин бик шат. Монда бик күп дуслар таптым. Киләсе елга да бу лагерьга киләчәкмен, – ди Елизавета Ко­нышева.

Лагерь ябылу көнне бала­лар тантаналы линейкага тезелделәр. Лагерь вожатый­лары кызыклы гына программа төзегәннәр иде: балалар һәм кунаклар “Джентльмены удачи” фильмы эченә “кереп чумды­лар”.

Лагерь начальнигы Ирина Михайлова:

– Балалар белән хушла­шуы авыр, чөнки смена буена без, лагерь хезмәткәрләре, балаларны яратып, аларга ияләшеп өлгерәбез. Безнең лагерьга башка шәһәрләрдән дә килүләренә сөенәбез. Икенче смена барышында ба­лалар Чаллының ат спорты мәктәбендә булып кайттылар,– дип лагерь эшчәнлеге белән таныштырды ул.

Лагерь тормышында актив катнашкан балалар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Ябылуның тан­таналы өлешендә әлеге лагерь­ны булдыруга зур өлеш керткән, ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады.

“Олимпиец” лагерында ял көннәрендә “Умырзая” тернәкләндерү үзәге бала­лары да кунак булдылар. Үзәктә тернәкләндерү узган балаларның берсенең дә ла­герьда булганы булмаган. Ба­лалар һәр чарада актив кат­наштылар. Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен бу катлаулырак, әлбәттә, ләкин бу уеннардан алган хис- кичерешләрне әйтеп бетерер­лек кенә түгел.

Өченче сменада, минзәләле- ләрдән тыш, Алексеевск рай­оныннан килгән 11 бала да ял итәчәк. Гомумән алганда, мон­да барысы 190 бала ял итәчәк.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International