Балалар Миңнехуҗинга рәхмәтле

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Ятим, сәламәтлекләре чикләнгән һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балалар өчен Дәүләт бюджет махсус (коррекцион) белем бирү учреждениесе “VIII төрдәге Минзәлә махсус (коррекцион) гомумбелем бирү мәктәп-интернат”ында республикабызның 20 районыннан 115 бала белем ала һәм тәрбияләнә.

Шуларның 49 ы – ятимнәр һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калганнар, 66сы – безнең районнан. Мон­да балалар белем алалар, тәрбияләнәләр медик-педа­гогик реабилитация үтәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, мөстәкыйль тормышка өйрәнәләр.

Интернатта тәрбияләнүче балаларның соңгы елларда яхшы дуслары һәм остазла­ры барлыкка килде. Шуларның берсе – Минзәлә районы де­путаты – Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин. Ул күп еллар дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның төрле яклы үсешен тәэмин итүдә, реабилитацияләүдә, тормыш­ка җайлаштыруда килеп туган сорауларны чишәргә ярдәм итеп килә. Равил Лотфуллович Яңа ел бәйрәмнәрен, мәдәни күңел ачу һәм спорт чараларын оештыруда катнаша, балалар­га бүләкләр бирә. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дә, Халыкара балаларны яклау көне дә аннан башка узмый, интернат-мәктәпне балалар өчен кирәк булган җиһазлар, уку кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Үзе теләгән көнне балалар янына килеп, ул аларның тормыш-көнкүреше белән таныша, аралаша, уку­лары белән, үткәреләчәк ча­ралар белән кызыксына һәм балаларны җиләк-җимеш, баллы тәм-томнар белән сый­лы. Балалар да аның килүенә шатланалар, аны үзләренә һәрвакыт ярдәмгә килердәй дус итеп кабул итәләр. Мәктәп- интернатта тәрбияләнүчеләр укуда, хезмәттә, спортта бул­ган уңышлары турында да аның белән бик теләп урта­клашалар. Равил Лотфулло­вичка алар ел әйләнәсе кара­ган маллары – мини ферма турында сөйләргә яраталар.

Равил Лотфуллович ба­лаларга карата булган шу­шындый яхшы мөгамәләсе белән “чит балалар булмый – барысы да безнең балалар” дигәнне ассызыклый. Ата- ана игътибарыннан мәхрүм калганнар өлкәннәр кара­вына һәм ярдәменә мохтаҗ. Балаларны җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданы итеп тәрбияләү һәм аларның хы­ялларын тормышка ашыру – безнең, ягъни өлкәннәрнең, кулыннан килердәй эш ул.

Дамира ҖИҺАНГИРОВА, социаль педагог

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International