Бүгенге көнгә район басуларында 1065 гектар арыш суктырып алынды. Иң күп мәйдан уракка беренче булып керешкән Иркәнәш басуларында – 810 гектар. “Сөт иле-Чулман” агрофирмасының Вахитов бүлекчәсе, “Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин хуҗалыгы да уракка кереште. Бер гектардан әлегә 20,1 центнер уңыш чыга.
Илдус ШАҺИЕВ