Муса Җәлил истәлегенә багышлап кичә уздырыла
Һәр елның май-октябрь айларында “Мәк - 2014” киң масштаблы оператив- профилактик операция уздырыла.
Чиста су”, “Тиз төзелүче физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзү”, “Балалар бакчалары – балаларга” дигән “Бердәм Россия” партиясе проектлары безнең районыбызда да тормышка ашырыла. Шулар арасыннан республиканың барлык районнарын колачлаган “Чиста су” программасы безнең районда да хәрәкәттә. Су белән тәэмин итү челтәрләре төзелешенә, узган елдагы кебек, быел да районга 10 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Балалар белән бәйле булган ДТП санын киметү, юл хәләкәтләрен кисәтү өчен 15 сентябргә кадәр Бөтенроссия максатлы профилактика чаралар “Игътибар балалар” дигән акция үтә.
17 июлдән 9 августка хәтле “Тургай” социаль приютының 5 тәрбияләнүчесе Крым Республикасы Севастополь шәһәрендәге “Атлантус” балалар савыктыргыч лагеренда ял иттеләр.
Гимназиянең өч укучысы – Лилия Акберова, Алинә Низамова һәм Айсылу Хәбирова “Сәләт-Болгар” лагерена бардылар, аннары Алексеевск районының Изге Биләр җирендә үткәрелгән III нче “Сәләт” Халыкара белем бирү форумында катнаштылар.