Киндер юк ителде

2014 елның 15 августы, җомга

Һәр елның май-октябрь айларында “Мәк - 2014” киң масштаблы оператив- профилактик операция уздырыла.

Операция барышында Минзәлә рай­оны полицияләре тарафыннан 4 рейд уздырылган. Киндер плантацияләрен еш кына ташландык җир кишәрлекләрендә, урманнарда, буш җирләрдә очратырга мөмкин. Кыскасы, кеше аягы сирәк бас- кан урыннарда. Кагыйдә буларак, әлеге урыннар полиция игътибарыннан читтә калмый.

– 2014 ел периодында составында наркотик матдәләр булган кыргый рәвештә үсүче үсемлекләр 11 урында ачыкланды. Наркотиклар куллану факты буенча ике җинаять эше кузгатылды һәм 4 минзәләле административ җаваплыкка тартылды, – диде өлкән оперуполномоченный, оператив эшләр буенча полиция начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илдус Кәримов.

10 кв.м мәйданда үсүче киндерне юк  итү факты буенча протокол төзелгән. Наркотикларга каршы булуларын белдереп, яшүсмерләр дә рейд барышында актив катнаштылар.

– Минем “Мәк” операциясе турында күп тапкырлар ишеткәнем булды, ләкин анда беренче тапкыр гына катнашам. Мин сәламәт яшәү рәвеше өчен. Берничә ел дәвамында кикбоксинг белән шөгыльләнәм. Без, яшь буын, наркотик- ларсыз тормышны сайлыйбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Тимур Вильданов.

белешмә өчен

Узган ел полиция хезмәткәрләре тарафыннан киндер үскән 7 урын ачык- ланган. Якынча 140 кв.м мәйдандагы җитен юкка чыгарылган. Законсыз рәвештә үстерелгән мәк, җитен очраклары хакында, шулай ук наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышлы җинаять фактлары турында 3-27-05 телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International