Эшләр комплекслы бара

2014 елның 15 августы, җомга

“Сөт иле Чулман” филиалы Тәкермән хуҗалыгы уңганнары кояшлы көннең һәр минутын нәтиҗәле файдалана. Бүген игенчене бары тик бер нәрсә: тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу мәсьәләсе борчый.

Тәкермән басуларында тәҗрибәле механизаторлар эшли. Илгиз Бикмуха­метов, Марат Абдуллин, Азат Фәрдиев, Рушан Фахразиев һәм башкалар. Илгиз үзе хуҗалыкта баш инженер, урак вакытында ел саен комбайнга утыра. Хуҗалыкта 2001 елда кайткан 4 данә ДОН-1500 комбайны бар. Алар бик иске булса да 14 нче сезон эшлиләр. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче Андрей Афанасьев ут сүндерү машинасын йөртә, басуда дежур тора. Хуҗалыкта берәр комбайн ватылса, комбайнчыларның ярдәмчеләре тиз генә

 җыелып шул комбайнны ремонтлыйлар. Илгиз үзе кирәк икән токарь, эретеп ябыштыручы, кирәк икән комбайн детален дә үзе ясый.

Хәзер комбайнчылар солыны турыга суктыралар. Тәкермәнлеләр әлеге культурага зур өмет баглый, аерым басуларда гектарына 25 центнерга җитә икән.

Тәҗрибәле комбайнчылар суктырып алган ашлыкны Габдулла Гәрәев, Мөнзил Гыйльметдинов “КамАЗ” машинасында ындыр табагына ташып тора. Яңа уңыш ашлыгын ындыр табагы мөдире, ТРның атказанган агроно

 мы Зөлфәт Хөснетдинов кабул итә. Эшкәртү ашлык тазарту агрегаты ма­шинистлары Рамил Арсланов, Фәрит Гәрәевкә йөкләтелгән. Ындыр табагында эш өч сменада оештырылган, Нурия Галимова, Гөлназ Шакирова, Флүсә Сәйфиева, Айдар Фәрдиев, Айнур Вәлиуллин, Шамил Фатыйхов ару-талу белмичә хезмәт куялар. ГАЗ- 53 шоферлары Нәсим Нәбиуллин, Мирзаян Хаматшин икмәкне чистартырга КЗСка кертәләр, складларга урнаштыралар. К-701 тракторында эшләүче Нурзаһит Салахов силос таптаудан

 бушаган арада килеп икмәкне элеваторларга озату өчен төяп җибәрә. Үлчәүдә Рәмзия ханым Шәймарданова үлчәп тора.

Тәкермәндә эшләр комплекслы алып барыла, урып-җыю эшләре белән беррәттән мал азыгы, ягъни салам пресслау, көзге чәчү дәвам итә. Салам пресслауда Рәиф Нуриәхмәтов, Алек­сандр Савельев тырыш хезмәтләрен куялар, алар көче белән 1500 тонна салам төргәкләргә төрелгән. Басудан са­лам төяп озатуда МТЗ-82 тракторында Мәгъсүмҗан Сафин эшли, ул ферма яннарына кайткан саламны эскертләргә дә өя

 җитәкче фикере

– Һәр гектардан уртача төшем 21 центнер тәшкил итә. Хәзер солы – 250, 241 – сабан бодае, 340 гектар арпа сугасы гына калды. Уракны һәр елдагыча үз көчебез белән башкарып чыгарга тырышабыз. Иң мөһиме, кадрлар бар, бригадир Фаяз абый Шакиров булгач, быел гына агроном булып эшкә яшь егет Илдар Билалов кайткач эш җиңеләйде, – ди хуҗалык җитәкчесе Илфак Мәүҗиев.

  Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International