СЕБЕР ТҮЛӘМӘСЕНӘ ИММУНИЗАЦИЯ ҮТКӘРЕЛДЕ

2014 елның 15 августы, җомга

ТР ГБУ “Республиканың ве­теринария лаборатория”се үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә Кукмара районының Люга авылында яшәүче Ки­ров өлкәсеннән сыер сатып алган һәм аны ветеринария бүлегендә теркәмәгән, тиеш­ле вакциналар ясатмаган, ул 26 июль көнне әлеге сыерны авыру сәбәпле, суярга мәҗбүр булган. Ветеринария хезмәтенә хәбәр итмәгән. 2014 елның 5 августында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге терлек итенең пробасында био­логик, серологик, микроско­пик түләмә чирен йоктыручы чирләр табылган. Мал чалуда катнашкан ир-ат түләмә йок­тырган, госпитализацияләнгән.

Себер түләмәсе организм­га кискен рәвештә үтеп керүче инфекцион авыру, әлеге авыру­га аеруча авыл хуҗалыгының бөтен төр терлекләре, өйдә тотылучы җанварлар, кешеләр тиз бирешүчән. Бу авыруга каршы быелның 1 августына районыбызда барлыгы 18073 баш мөгезле эре терлек һәм 3816 баш сарыкка иммунизация ясалды, – дип хәбәр итте рай­он ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Светлана Панкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International