Стимул

2014 елның 15 августы, җомга

Былтыргы урак чорында район хакимияте 33 комбайнчыны хезмәттәге уңышлары өчен премияләр белән бүләкләгән иде. Быел бүләкләнүчеләр саны тагын да артырга мөмкин, чөнки хезмәтне стимуллаштыру өчен комбайнчыларны өч төркемгә бүлделәр. Шулай итеп, район хакимияте башлыгы Айдар Салаховның премиясен алу өчен “Нива”, “Енисей” комбайнында эшләүчеләр – 200, “Дон”, “Палессе” – 500, “Акрос”, ”Лексион” һәм “Нью Холланд” та эшләүчеләр 1000 тонна ашлык суктырырга тиеш булалар. “Татамедиа” филиалы да алдынгылар өчен үз күчтәнәчен әзерләде. Районда 21360 гектарда игеннәр җыеп алынды инде. Көзге бодай мең гектар­да гына калды. Көзге культуралардан иң зур гектар уңыш “Байлар” (Чулман) һәм “Туган як” басуларында булды – 28-29,5 центнер. Район буенча әлегә уртача уңыш – 20,6 центер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International